Главная » Библиотека в СМИ » Китапханәләргә олы бүләк

Китапханәләргә олы бүләк

“Яшь буын“ өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе Фәрид Корманов Тубыл районындагы китапханәләргә дип 225 татар телендә язылган, себер татарларына багышланган китап бүләк итте. Аңа Тубыл районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы исеменән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шулар арасында шигырьләр җыентыклары, балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, татарлар тарихына багышланган китаплар да бар. Безнең фондка күп кенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту методикасы басмалары да урнаштылар. Татарстан Республикасының милли китапханәсеннән тагын бер кыйммәтле бүләк алдык.

“Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итү” программасы буенча безнең Тубыл район китапханәләренә 95 яңа татар китап килде. Шулар арасында Г.Тукайның биографиясе (II том), “Милли сүзлеге” (II том), популяр әдәбият, балалар, яшьләр өчен һәм фәнни китаплар, тарих белән кызыксынучыларга “Бархатная книга Чингиз-хана” һәм Күчем ханның шәҗәрәсе бар. Җирле шагыйрәбез Галия Абайдуллинага да рәхмәтебезне белдерәбез. Ул яңа китабы чыккан саен безнең китапханәгә бүләк итеп тора. Һәм башка татар язучыларына да рәхмәтлебез. Китапханә — ул акыл һәм белем чыганагы, никадәр китаплары күп булса, шулкадәр ул бай була.

Зөлфирә ФАЗЫЛОВА, китапханәче. Тубыл шәһәре.

Фазылова З. Китапханәләргә олы бүләк/З.Фазылова//Яңарыш.-2019.-7 июня.-С.3  

“Яшь буын“ өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе Фәрид Корманов Тубыл районындагы китапханәләргә дип 225 татар телендә язылган, себер татарларына багышланган китап бүләк итте. Аңа Тубыл районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы исеменән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шулар арасында шигырьләр җыентыклары, балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, татарлар тарихына багышланган китаплар да бар. Безнең фондка күп кенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту методикасы басмалары да урнаштылар. Татарстан Республикасының милли китапханәсеннән тагын бер кыйммәтле бүләк алдык. “Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итү” программасы буенча безнең Тубыл район китапханәләренә 95 яңа татар китап килде. Шулар арасында Г.Тукайның биографиясе (II том), “Милли сүзлеге” (II том), популяр әдәбият, балалар, яшьләр…

Оценка

Рейтинг пользователей 4.8 ( 1 голосов)
0
Продолжая использовать наш сайт, Вы даете согласие на обработку файлов cookie, пользовательских данных в целях функционирования сайта и проведения статистических исследований и обзоров. Если Вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.
(требование ФЗ №152 ч. (9) "Согласие субъекта персональных данных на обработку его персональных данных")
Даю согласие на обработку данных
Privacy Policy