Главная » Библиотека в СМИ » Сәләтле шәхесләр очрашты

Сәләтле шәхесләр очрашты

15 март көнне Тубыл районы китапханәсендә көтелгән очрашу узды. Себер татар шагыйрәсе Галия апа Абайдуллина үзенең яңа чыккан китаплары, уй-фикерләре белән таныштырып китте. Без китапханәдә шагыйрәнең һәр китабы чыккан саен презентация үткәрәбез. Бу юлы килгән кунакларның Галия апа турында белемнәрен тикшереп карарга булдык. 3 кеше «Галия Абайдуллинаның иҗатын яхшы белүче» медален алды.

Кичәне Галия апа үзе чыгарган табышмаклардан башлап, шигырьләре белән таныштырды, кызыклы мәзәкләр сөйләп көлдерде. Туган телебезне саклап калу турында борчылды. Шагыйрәне яклап Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Тубыл районында туган рәссам Эдуард Тушаков сүз алды. Ул Ташкентта эшләгән чакларын искә төшерде, Галия апаның шигырьләрен бик яратуын белдерде. Алсу апа Хәлитова, Гөлшат апа Сухова яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мирфайзә апа Фазыйлова Вәчир авылындагы мәктәп музеенда Галия апага багышланган күргәзмәләр әзерләгәне, дәресләр үткәргәннәрен искә төшереп китте.

Галия апаның «Тормыш пестән Кеше йасаты» дигән шигырьләр җыентыгын истәлекләр китабы дип атарга була, анда тормыштан алып язылган хикәяләр тупланган. «Мин – сугыш яшьтәшемен», «Хезмәт итәм телемә» китапларында Галия апаның эчке серләрен ача торган шигырьләре җыелган. Барлык китабын шагыйрә китапханәгә бүләк итте.

Очрашуда тагын бер шатлыклы хәбәр булды – Галия апа Абайдуллина Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән. Без аңа бик шат һәм шагыйрәне котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар телибез һәм киләсе очрашуларга көтәбез.

Тубыл районы китапханәсе хезмәткәрләре

Газета «Янарыш». — 2023. — 31 марта — с. 2

 

15 март көнне Тубыл районы китапханәсендә көтелгән очрашу узды. Себер татар шагыйрәсе Галия апа Абайдуллина үзенең яңа чыккан китаплары, уй-фикерләре белән таныштырып китте. Без китапханәдә шагыйрәнең һәр китабы чыккан саен презентация үткәрәбез. Бу юлы килгән кунакларның Галия апа турында белемнәрен тикшереп карарга булдык. 3 кеше «Галия Абайдуллинаның иҗатын яхшы белүче» медален алды. Кичәне Галия апа үзе чыгарган табышмаклардан башлап, шигырьләре белән таныштырды, кызыклы мәзәкләр сөйләп көлдерде. Туган телебезне саклап калу турында борчылды. Шагыйрәне яклап Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Тубыл районында туган рәссам Эдуард Тушаков сүз алды. Ул Ташкентта эшләгән чакларын искә төшерде, Галия апаның шигырьләрен бик яратуын белдерде. Алсу апа Хәлитова, Гөлшат…

Оценка

Рейтинг пользователей 4.85 ( 1 голосов)
0
Продолжая использовать наш сайт, Вы даете согласие на обработку файлов cookie, пользовательских данных в целях функционирования сайта и проведения статистических исследований и обзоров. Если Вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.
(требование ФЗ №152 ч. (9) "Согласие субъекта персональных данных на обработку его персональных данных")
Даю согласие на обработку данных
Privacy Policy