Главная » Новости » Абдулла Алиш (1908-1944)

Абдулла Алиш (1908-1944)

Абдулла АлишБалалар өчен яза торган, танылган татар язучыларның, шагыйрьларның берсе — Абдулла Алиш. Аның биографиясы, библиографиясы белән танышып китийк.

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый.

1927 елның җөендә ул Казан Җир төзү техникумына укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, шул елның көзенә кадәр Минзәлә кантоны җир төзү бүлегендә мелиоратор булып эшли.

1931-1933 елларда Абдулла Алиш Казандагы 1 нче ТЭЦ төзелешендәге гидротехника буенча десятник, канализация төзелешендә техник булып эшли, 1934 елда «Техника» исемле татарча Журналга җаваплы секретарь булып эшкә килә. 1937 елдан алып Бөек Ватан сугышына киткәнче «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Шул ук елларны эштән аерылмыйча Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар — язучының иң күп язган, әсәрләре белән үзен киң катлам укучыларына таныткан чор. Аның балалар өчен «Отряд Флагы», «Дулкыннар», «Ант» исемле хикәя жыентыклары, «Иолдыз», «Кечкенә тоткын» исемле пьесалары (беренчесе А. Әхмәт белән бергә язылган) оасылың чыга. Язучы зурлар өчен дә нәтиҗәле эшли: комсомол-яшьләр тормышына багышланган күп санлы очеркларын, «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй (1939), «Кыйммәтле җәуһәр» (1940) кебек хикәяләрен, «Күршеләр» 1934; А. Әхмәт белән берлектә) исемле пьесасын яза һәм 1933 елда беренче бишьеллыклар чорындагы Татарстан гиганты — Казгрэс тезелешендә эшләүче кешеләрнең тырыш хезмәтен сүрәтләгән «Якты күл буе» исемле повестен бастырып чыгара.

Шулай да А. Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән җанр — әкиятләр. Әдипнен. «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте «Пионер каләме» журналының 1934 елгы 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. Шуннан соңгы елларда (1935— 1940) А. Алиш ике дистәдән артык әкият иҗат итә. Бу әкиятләр балалар психологиясенең бетен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан җыйнак, уку өчен кызыклы итеп, җиңел, музыкаль яңгырашлы, сүрәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган.

 Ул 1939 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына.

Бөек Ватан сугышына Абдулла Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Десна елгасының Брянск шәһәре урнашкан тирәсендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Фашистлар аны 1941 елның кышында Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Аннары ул Польшадагы Седльце шәһәренә һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше, тоткынлыкта яшерен антифашистик эш алып баручы Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый. 1943 елның августында яшерен оешманың эше һәм аның членнары фашистлар тарафыннан фаш ителә һәм башка җәлилче-ләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.

Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек ук, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

Кулланылган әдәбият:

Абдулла Алиш : [интернет-ресурс] // Әдипләр : биографиялар. URL: http://adiplar.belem.ru/alish.html. (дата обращения: 22.02.2022)

Китапханәдә булган библиографиясы.

 Язучы турында

Басыйров, Хайдар Файзрахманович. Ватанга тугры калдылар : документаль повесть : [на татар. яз.] / Хайдар Басыйров,  Айдар Басыйров. — Казань : Татарское книжное изд-во, 2017. — 510, [1] с. : ил.

Китаплары

Алиш, Абдулла. Болтливая утка : сказки и рассказы / А. Алиш. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1970. — 94 с. : ил.

Алиш, Абдулла. Болтливая утка : сказка : на тат., рус. и англ. яз. / А. Алиш. — Казань : Магариф, 2007. — 55 с. : ил.

Алиш, Абдулла. Воробей — хвастун и скромный скворец : сказки : на тат. яз. / А. Алиш. — Казань : Магариф, 2004. — 14 с. — (Библиотечка малышей)

Алиш, Абдулла. Мактанчык : сказки / А. Алиш. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2004. — 16 с.

Алиш, Абдулла. Мамины сказки : сказки : на тат. яз. / А. Алиш. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2003. — 55 с.

Алиш, Абдулла. Пчела и оса : сказка на тат. яз. / А. Алиш. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1982. — 14 с.

Алиш, Абдулла. Хвастунишка воробей и скворцы : сказка на тат. яз. / А. Алиш. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1993. — 14 с.

Алиш, Абдулла. Хвосты : сказка на тат. яз. / А. Алиш. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1990. — 18 с.

Балалар өчен яза торган, танылган татар язучыларның, шагыйрьларның берсе - Абдулла Алиш. Аның биографиясы, библиографиясы белән танышып китийк. Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен…

Оценка

Рейтинг пользователей 4.5 ( 23 голосов)
0
Продолжая использовать наш сайт, Вы даете согласие на обработку файлов cookie, пользовательских данных в целях функционирования сайта и проведения статистических исследований и обзоров. Если Вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.
(требование ФЗ №152 ч. (9) "Согласие субъекта персональных данных на обработку его персональных данных")
Даю согласие на обработку данных
Privacy Policy