Главная » Новости » Йолдыз

Йолдыз

йолдызБалалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза.

Беренче сыйныфта укыганда ук иҗатка тартыла ул. “Тәүге шигыремне I сыйныфта укыганда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язуым хәтердә. Кечкенәдән бик тә китаплар, шигырьләр укырга яраттым шул,”-дип искә ала Йолдыз апа. Әнисе математика укытучы була аның. Ул җитәкләгән сыйныф “Яшь ленинчы” газетасы белән тыгыз элемтәдә тора. Шуңа да әлеге гаилә газетаны алдыра. Йолдыз апа кечкенәдән  “Яшь ленинчы”ны укып үсә. Шулай ук “Яшь ленинчы” Йолдыз апага чын дустын табарга ярдәм итә. Газетада Йолдызның да, Азнакай кызы Фәйрүзәнең дә шигырьләре еш басыла. Кызлар хат алыша башлыйлар, шулай итеп аерылмас дусларга әйләнәләр.

Бишенче сыйныфта укыганда “Үскәч кем булам” дигән темага инша яздырталар аларга. Йолдыз апа бер дә уйлап тормыйча:  “Яшь ленинчы”да журналист булып эшләячәкмен мин!”- дип яза. Шулай кечкенәдән үз алдына максат куя ул. Һәм мәктәптә укыган чагында ук төрле темаларга яза башлый, аларны  “Яшь ленинчы”да да, район газетасында да бастыра.

1979 елда Яңа Тинчәле урта Мәктәпне тәмамлагач, бер дә икеләнүләрсез Казан Дәүләт университетының  журналистика бүлегенә документларын илтеп бирә ул. Тик икенче көнне кире алып, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра. Чөнки Йолдыз апага журналистика бүлегендә телне бирмиләр, татар теле буенча кереп кара дигән киңәш бирәләр. “Укытучы дипломы алсам да, бер көн дә укытып карамадым, гомерем буе журналист булдым,”- дип искә ала Йолдыз апа.

1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» ) газетасында эшләде. Хәзер «Шәһри Казан» газетасында хезмәт куя.

Йолдыз — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз — балалар күңеленә хуш килгән алты китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.

Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. Татарстан Язучыылар берлеге әгъзасы(1995). Татарстан республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. (2012)

Йолдыз Шәрәпова сайты : [интернет-ресурс] // https://yoldyz.nethouse.ru/

(Дата обращения: 23.03.2022)

 

Китапханәдә булган китаплары

Шарапова, Йолдыз Адиповна. Зоопарк-алифба : [стихи : на татар. яз] / Йолдыз ; худож. Ю. Щетинкина. — Казань : Хэтер, 2015. — 48 с. : цв. ил.

Экземпляры: всего:5 — АБ(1), Ф3(1), Ф5(1), Ф14(1), Ф27(1)

Шарапова, Йолдыз Адиповна. Китаплы кич : балалар өчен шигырьләр, әкият / Й. А. Шарапова. — Казань : Татарское книжное изд-во, 2018. — 85, [1] с. : рис.

Экземпляры: всего:5 — АБ(1), Ф7(1), Ф19(1), Ф24(1), Ф30(1)

Шарапова, Йолдыз Адиповна. Ленивый язык = Ялкау тел : [стихи для детей : на татар. и рус. яз.] / Й. А. Шарапова ; худож. Ю. Щетинкина. — Казань : Хэтер, 2013. — 45, [2] с. : цв. ил.

Экземпляры: всего:5 — АБ(1), Ф3(1), Ф14(1), Ф24(1), Ф30(1)

Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. Беренче сыйныфта укыганда ук иҗатка тартыла ул. “Тәүге шигыремне I сыйныфта укыганда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язуым хәтердә. Кечкенәдән бик тә китаплар, шигырьләр укырга яраттым шул,”-дип искә ала Йолдыз апа. Әнисе математика укытучы була аның. Ул җитәкләгән сыйныф “Яшь ленинчы” газетасы белән тыгыз элемтәдә тора. Шуңа да әлеге гаилә газетаны алдыра. Йолдыз апа кечкенәдән  “Яшь ленинчы”ны укып үсә. Шулай ук “Яшь ленинчы” Йолдыз апага чын дустын табарга ярдәм итә. Газетада Йолдызның да, Азнакай…

Оценка

Рейтинг пользователей 4.32 ( 12 голосов)
0
Продолжая использовать наш сайт, Вы даете согласие на обработку файлов cookie, пользовательских данных в целях функционирования сайта и проведения статистических исследований и обзоров. Если Вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.
(требование ФЗ №152 ч. (9) "Согласие субъекта персональных данных на обработку его персональных данных")
Даю согласие на обработку данных
Privacy Policy