Главная » Новости » Муса Җәлил (1906–1944)

Муса Җәлил (1906–1944)

МУСА ҖӘЛИЛ

(1906–1944)

Муса Джалиль

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Муса Җәлил

Татар халкының каһармн улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә.

Муса укуын башта авыл мәктәбендә, аннары Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсәдә уку елларында (1914–1917) матур әдәбият белән кызыксына, Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре белән якыннан танышып, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

1919 елны, Гражданнар сугышы чорында, унөч яшьлек Мусаның «Бәхет» исемле шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән фронт газетасында басылып чыга. Шуннан соң аның көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый.

1919–1921 елларда яшь шагыйрь туган авылында һәм Оренбургта яшүсмерләр арасында эшли, бер үк вакытта Оренбург хәрби-сәяси мәктәбендә алты айлык курсларда укый. Аны тәмамлагач, 1922 елның көзендә Казанга килеп, «Татарстан» газетасы идарәсенә эшкә урнаша, ә 1923 елдан Татрабфакта (эшче яшьләрнең югары уку йортларына керү өчен әзерләнү факультеты) укый башлый. Газета-журналларда даими рәвештә шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә Казанда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1925–1927 елларда М.Җәлил коммунистик яшьләр оешмасының Орск шәһәр комитетында һәм Оренбург губерна комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә Мәскәүгә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул Үзәк Комитетның татар-башкорт бюросына әгъза итеп сайлана һәм шунда эшләү өчен Мәскәүдә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча, М.Җәлил беренче совет татар балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы») оештыруда якыннан катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер Каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта (1927–1931) ул Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә укып югары белем ала.

Муса Джалиль1933–1934 елларда М.Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, газетачы-хәбәрче буларак, күп кенә сәнгать остаханәләрендә, авыл җирләрендә була, халык тормышы белән таныша, Мәскәү төбәгендә яшәүче татарлар белән якыннан аралаша. 1934 елда шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары тупланган күләмле җыентыгы («Орденлы миллионнар») дөнья күрә, шул ук елны сайланма шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә дә («Стихи Мусы Джалиля») аерым китап булып басыла.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. 1938 елда студиядә укуларны тәмамлап Казанга кайткач та ул яңа ачылган Татар опера һәм балет театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш шагыйрьнең үз иҗатында да яңа үзгәрешләр тууга китерә: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибары арта. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек, хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән аерылып торган шигырьләр композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр – драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935–1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н.Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә. Шагыйрьнең 1934–1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Алтынчәч» һәм «Хат ташучы» (1938) кебек поэмалары сугышка кадәрге татар поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.

Сугыш алдыннан берникадәр вакыт М.Җәлил Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе вазифаларын да башкара. 1939 елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы урыннарда хезмәт иткән җәмәгать эшлеклесе һәм популяр җырлары, дистәгә якын шигъри китабы белән халыкка танылган әдип сыйфатында каршылый.

1941 елның июлендә аны гаскәри хезмәткә алалар. Башта ул Казан гарнизонында хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге хәрби сәясәтчеләр әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә немецлар якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә күчерелә. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган русча «Отвага» («Батырлык») исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби мөхбире итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. Шул көннән аның тоткынлыктагы газаплы һәм каһарманнарча кыюлык белән узган кыска гомер этабы башлана.

М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар – романнар, кыйссалар, драма әсәрләре һәм поэмалар языла, кинофильмнар төшерелә. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның көрәштәшләре ахыргы сулышларына кадәр туган халкына турылыклы калып, тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә (барысы да татарлар) Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фуад Сәйфелмөлекев, Фуад Булат, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал, Әхәт Атнашев һәм Галләнур Бохараевларның гомерләре өзелә.

Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә вафатыннан соң (1956 елда) «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.

Муса Джалиль«Моабит дәфтәрләре» – Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына тирән ышанычы, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Моабит шигырьләре Россиядәге барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, алман, гарәп, төрек, кытай, япон, мадьяр, румын, чех һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат матбугатта басылалар.

М.Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.

 Кулланылган әдәбият:

Җәлил Муса : [кыскача биографиясы] // Матбугат.ру :  [интернет газета]. — URL: https://matbugat.ru/enc/lil-musa-260/ (дата обращения: 15.02.2022)

Шагыйрьның Тубыл районы китапханада булган библиографиясы.

Шагыйрь турында китаплар

  1. Басыйров, Хайдар Файзрахманович. Ватанга тугры калдылар : документаль повесть : [на татар. яз.] / Хайдар Басыйров, Айдар Басыйров. — Казань : Татарское книжное изд-во, 2017. — 510, [1] с. : ил.
  2. Корнейчук, Ирина Леонидовна. Бессмертные строки Мусы Джалиля : мероприятие, посвященное жизни и творчеству татарского поэта / И. Л. Корнейчук // Читаем, учимся, играем. — 2013. — № 9. — С. 26 — 30
  3. Кошанова, Шынара. Навечно в сердце народа / Ш. Кошанова // Библиотека. — 2020. — №7. — С. 49-50
  4. Максудов М. Г. Дорогие минуты :[ на тат. яз.] / М. Максудов. — Казань : Таткнигоиздат, 1947. — 189 с.
  5. Мустафин, Рафаэль Ахметович. Жизнь как песня / Р. А. Мустафин. Стихи : [пер. с тат.] / М. Джалиль ; [ред. И. М. Пугачева]. — М. : Дет. лит., 1987. — 240 с. : фото.
  6. Мустафин, Рафаэль Ахметович. Красная ромашка : рассказы о поэте-герое Мусе Джалиле / Р. А. Мустафин. — М. : Малыш, 1988. — 40 с. : ил.
  7. Поэты-фронтовики // Пенсионерская правда. — 2019. — № 5. — С. 40-41
  8. Свечникова, Ия Витальевна. Поэт. Герой. Патриот : литературная композиция, рассказывающая о жизни, творчестве и подвиге татарского поэта Мусы Джалиля / И. В. Свечникова // Читаем, учимся, играем. — 2015. — № 5. — С. 4-6.

Китаплары

  1. Джалиль, Муса. Сочинения / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1962. — 606 с. — (Имена на поверке).
  2. Джалиль, Муса. Сочинения : в 5-ти т. : [на тат. яз.] Т. 1 / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2006. — 430 с.
  3. Джалиль, Муса. Сочинения : в 5-ти т. : [на тат. яз.] Т. 2 / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2006. — 381 с.
  4. Джалиль, Муса. Сочинения : в 5-ти т. : [на тат. яз.] Т. 3 / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2006. — 366 с.
  5. Джалиль, Муса. Сочинения : в 5-ти т. : [на тат. яз.] Т. 4 / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2006. — 317 с.
  6. Джалиль, Муса. Сочинения : в 5-ти т. : [на тат. яз.] Т. 5 / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2006. — 318 с.
  7. Джалиль Муса. Вольные ветры / Муса Джалиль . — М. : Малыш, 1976. — 80 с.
  8. Джалиль, Муса. Вольные ветры : [стихи для дошк. Возраста] / М. Джалиль ; пер. с тат. Ю. Кушак, И. Мазнин . — М. : Малыш, 1981. — 80 с.
  9. Джалиль, Муса. Избранная лирика / М. Джалиль. — М. : Воениздат, 1966. — 108 с. — (Имена на поверке).
  10. Джалиль, Муса. Избранное : стихи и поэмы / М. Джалиль ; сост. Р. А. Мустафин. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2006. — 271 с.
  11. Джалиль, Муса. Избранное : стихи : [пер. с тат.] / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1973. — 352 с.
  12. Джалиль, Муса. Избранное : [пер. с тат.] / М. Джалиль. — М. : Худож. лит., 1990. — 462 с.
  13. Джалиль, Муса. Избранные произведения / М. Джалиль ; вступ. ст., сост. и примеч. Р. А. Мустафина. — Л. : Сов. писатель, 1979. — 575 с. — (Библиотека поэта. Большая серия).
  14. Джалиль, Муса. Красная ромашка : избранное : пер. с тат. / М. Джалиль ; вступ. ст., сост. и примеч. Р. Мустафин. — Переизд. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1981. — 543 с. — (Школьная библиотека).
  15. Джалиль, Муса. Кукла без парашюта : стихи : [на тат. яз.] / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2004. — 80 с.
  16. Джалиль, Муса. Маленьким друзьям : стихи, поэмы : [на тат. яз.] / М. Джалиль. — Казань : Таткнигоиздат, 1989. — 159 с.
  17. Джалиль, Муса. Моабитская тетрадь : поэзия / М. Джалиль. — М. : Гослитиздат, 1957. — 210 с.
  18. Джалиль, Муса. Моабитские тетради : стихи / М. Джалиль ; сост., авт. примеч. и предисл. Р. А. Мустафин. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2005. — 256 с.
  19. Джалиль, Муса. Моабитские тетради :[ на тат. яз.] / М. Джалиль ; сост., авт. примеч. и предисл. Р. А. Мустафин. — Факс. изд. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2005. — 240 с.
  20. Джалиль, Муса. Моабитские тетради : на тат. и рус. яз. / М. Джалиль. — Факс. изд. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2000. — 216 с.
  21. Джалиль, Муса. Моабитские тетради : стихи : [на тат. яз.] / М. Джалиль ; сост., авт. примеч. и предисл. Р. А. Мустафин. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2005. — 241 с.
  22. Джалиль, Муса. Моабит дәфтәрләре : шигырьләр : [на тат. и рус. яз.] = Моабитские тетради : стихотворения / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2016. — 334 с. : портр.
  23. Джалиль, Муса. Мои песни : стихи: пер. с тат. / М. Джалиль. — М. : Детская литература, 1966. — 202 с.
  24. Джалиль, Муса. Сквозь бури : избр. стихи и поэмы : [пер. с тат.] / М. Джалиль ; сост. Р. Бикмухаметов. — М. : Сов. Россия, 1986. — 368 с.
  25. Джалиль, Муса. Соловей и родник : стихи :[ на тат. яз.] / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1996. — 142 с.
  26. Джалиль, Муса. Стихи : [пер. с тат.] / М. Джалиль. — М. : Мол. гвардия, 1974. — 80 с. — (Имена на поверке).
  27. Джалиль, Муса. Стихотворения : [пер. с тат.] / М. Джалиль ; сост. Ч. Залилова ; худож. И. Шипулин. — М. : Худож. лит., 1986. — 287 с. : ил. — (Классики и современники. Поэтическая библиотека).
  28. Джалиль, Муса. Стихотворения : [пер. с тат.] / М. Джалиль . — Казань : Тат. кн. изд-во, 1976. — 336 с.
  29. Джалиль, Муса. Храбрый заяц / М. Джалиль. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1984. — 16 с.

Мәкаләләр

  1. Джалиль, Муса. За строкой летит строка / М. Джалиль // Детское чтение для сердца и разума. — 2020. — № 2. — С. 24-25
  2. Джалиль, Муса. Случай в подъезде : стихотворения / М. Джалиль // Детское чтение для сердца и разума. — 2020. — № 3 (279). — С. 41
МУСА ҖӘЛИЛ (1906–1944) Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. Муса Җәлил Татар халкының каһармн улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Муса укуын башта авыл мәктәбендә, аннары Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсәдә уку елларында (1914–1917) матур әдәбият белән кызыксына, Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре белән якыннан танышып, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. 1919 елны, Гражданнар сугышы чорында, унөч яшьлек Мусаның «Бәхет» исемле шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән фронт газетасында басылып чыга.…

Оценка

Рейтинг пользователей 4.46 ( 20 голосов)
0
Продолжая использовать наш сайт, Вы даете согласие на обработку файлов cookie, пользовательских данных в целях функционирования сайта и проведения статистических исследований и обзоров. Если Вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.
(требование ФЗ №152 ч. (9) "Согласие субъекта персональных данных на обработку его персональных данных")
Даю согласие на обработку данных
Privacy Policy