Главная » Новости » Шәүкәт Галиев

Шәүкәт Галиев

Шәүкәт Галиев

(1928-2011)

Бүген танышабыз балалар өчен дә яза торган шагыйрь белән — Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин). Ул 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын туган авылы колхозында гади колхозчы, бригадир ярдәмчесе һәм учетчик булып эшли. 1945—1949 елларда СССР Хәзерләүләр министрлыгының ул вакыттагы Кайбыч район бүлегендә (райуполминзагта) башта статист, аннары учет мөдире хезмәтендә була. 1949 елның мартында, партиянең район комитеты тәкъдиме белән, Ш. Галиевне «Колхоз бригадасы» исемле район газетасы редакциясенә җаваплы секретарь итеп күчерәләр. Соңга таба ул шул ук газетаның редакторы хезмәтен алып бара. Шунда эшләгәндә, 1950 елның июнендә, КПСС сафларына член итеп алына.

1953 елның көзендә Ш. Галиев Казанга күчеп килә һәм алты ел буе «Чаян» журналы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.

1959—1961 елларда Ш. Галиев Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый, аны тәмамлап кайткач, 1971 елның ахырына кадәр, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1971 елның декабреннән 1984 елның июненә кадәр ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.

Шәүкәт Галиев — үсмер һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән һәм шул чорның кырыс чынбарлыгын, ачлыгын-ятимлеген үз җилкәсендә татып, имин тормышка сусаган ашкынулы уй-хисләре белән сугыштан соңгы елларда әдәбият мәйданына чыккан шагыйрьләрнең берсе. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый, ә беренче шигъри җыентыклары («Яңа көйләр», «Кичке утлар») илленче еллар башында басылып чыга. Үзенең тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси кичерешләренә бәйле рәвештә туган авылы, аның эшчән кешеләре, табигате турында, күңелдә калган сугыш яралары, мәхәббәт хатирәләре турында язылган шушы беренче китапларында ук яшь шагыйрьнең халыкчан рухлы лирик таланты ачык сиземләнә. Моны шул заманның әдәби тәнкыйте дә билгеләп үтә (Ә. Фәйзи мәкаләсе). 1957 елда язылган «Әткәйгә хат» поэмасы исә үзенең драматик яңгырашы, хис-кичерешләренең тә-бигыйлеге һәм лирик моңы белән илленче еллар татар поэзиясенең поэма жанрындагы үзенчәлекле бер уңышы итеп бәяләнә.

Лирик шагыйрь буларак, Ш. Галиевнең шуннан соңгы иҗаты эчтәлек ягыннан тирәнәю, тематик яктан киңәю юнәлешендә үсә. Сурәтле фикерләүдә ул иң беренче чиратта татар классик поэзиясенең реалистик традицияләренә һәм халык иҗаты казанышларына таянып эш итә. Хисләренең табигыйлеге, самимилеге, фикерләренең фәлсәфи үткенлеге тагы да көчәя, шигъри теле халыкчан бизәкләр, юмор элементлары белән байый, шигырьләре форма һәм композицион яктан җыйнаграк, камилрәк була бара. Шагыйрьнең алтмышынчы-җитмешенче елларда дөнья күргән «Сиңа әйтер сүзем бар», «Сөенечләрем, көенечләрем», «Уйларым-серләрем», «Фикердәшкә», «Чынлык», «Тамчылар тамар чаклар» кебек җыентыклары аны югары зәвыклы, сизгер рухлы, дөньяны һәм кешене үзенчә тасвирларга омтылган лирик шагыйрь итеп таныталар. Ш. Галиевнең лирик шигырьләрендәге образлы гадилек, композицион камиллек композиторларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. «Раушаниям, бәгърем», «Утыр әле яннарыма», «Ник яңара сагышлар?», «Тамчылар тамар чаклар», «Күпме күзләр күреп онытылган», «Шомырт чәчәкләре ак кына», «Сөенечкә дисәм» кебек тирән хисле, оригиналь яңгырашлы мәхәббәт шигырьләре, музыкага салынып, дистәләрчә еллардан бирле халык арасында популяр җырлар булып башкарыла килә.

Шаукат ГалиевШәүкәт Галиев тормыштагы һәртөрле кимчелекләрне, кире типларны сатирик тә тасвирлаган яки кешеләрдәге аерым җитешсезлекләрдән көлгән күп «Рялы юмор һәм сатира әсәрләре авторы буларак та билгеле («Гарантияле әхәббәт», «Өйгә кайткач», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Сөзгәк үгез маҗаралары» һ. б.). Аның бу жанрдагы шигырьләре «Уены-чыны бергә», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Шигырьләр һәм поэмалар» кебек җыентыкларында урын алган.

Алтмышынчы еллар башында Ш. Галиев шигъри талантының зур иҗади уңышларга китергән тагын бер ягы ялтырап ачылып китә. 1962 елда аның балалар өчен махсус язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Ул — балаларга адресланган ике дистәгә якын китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья — яңа, теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларынача булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары-укулары, шатлыклары-борчулары, шаянлыклары-батырлыклары, уйлары-хыяллары — кыскасы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана. Юмор катыш җор, йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия, балалар табигатен тирән тою һәм аларга карата хөрмәт, ышаныч — менә бу сыйфатлар Ш. Галиевкә балалар белән ихлас мөнәсәбәткә керергә һәм, бернинди үгет-нәсихәтсез, иң җитди темалар турында да алар күңеленә тәэсир ясарлык югары идеяле әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ш. Галиевнең балалар өчен язган шигырьләре үз халкыңа, Ватаныңа тугрылыклы булу, дуслык-туганлык, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт, тынычлыкны саклау хисләре белән сугарылган. Балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда аңа «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» һәм 1966 елда рус телендә Мәскәүдә чыккан «С папой в кабине» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде, ә 1980 елда Татарстан китап нәшриятында рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» китабы өчен 1982 елгы Халыкара бүләккә — Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды, авторның исеме Г.-X. Андерсенның Почетлы исемлегенә кертелде. Ул шулай ук 1984 елның январенда ВЛКСМ Үзәк Комитетының А. П. Гайдар Билгесе белән бүләкләнде.

Шәүкәт Галиев җәмәгать тормышында актив катнаша. Ул — Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, союзның яшь авторлар белән эшләү комиссиясе һәм X. Туфан әдәби мирас комиссиясе председателе, РСФСР Язучылар союзының юмор һәм сатира советы члены. Ул СССР язучыларының III (1959), V (1971), VII (1981) съездларында, РСФСР язучыларының IV (1975) съездында делегат булып катнашты, 1975 елда халык депутатларының Казан шәһәре Бауман район советына депутат итеп сайланды. Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул 1978 елда «Почет Билгесе» ордены һәм 1970 елда «Хезмәттәге батырлык өчен, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә» медале белән бүләкләнде.

Шәүкәт Галиев — 1958 елдан СССР Язучылар союзы члены.

 Кулланылган әдәбият:

Шәүкәт Галиев : биографиялар : [интернет-ресурс] // URL: http://adiplar.belem.ru/galiev_shaukat.html. (Дата обращения: 25.04.2022)

 

Китапханәдә булган китаплары

Галиев, Шаукат. Избранные произведения : в 5-ти т. т. 1. Лирика : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2002. — 480 с.

Галиев, Шаукат. Избранные произведения : в 5-ти т. т. 2. Юмор-сатира. Воспоминания : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2002. — 496 с.

Галиев, Шаукат. Избранные произведения : в 5-ти т. т. 3. Стихи для детей : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2002. — 431 с.

Галиев, Шаукат. Избранные произведения : в 5-ти т. т. 4. Стихи для детей. Рассказы о стихах : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2002. — 432 с.

Галиев, Шаукат. Избранные произведения : в 5-ти т. т. 5. Лирические записки : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2002. — 495 с.

Галиев, Шаукат. Любовь — вдохновение : литературные записи : [на татар. яз.] / Ш. Г. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2006. — 447 с.

Галиев, Шаукат. Моя первая жизнь : воспоминания : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1997. — 368 с.

Галиев, Шаукат. Огурцы в тюбетейках : стихи : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — М. : Дет. лит., 1975. — 63 с.

Галиев, Шаукат. Реальность : лирика, юмор : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Таткнигоиздат, 1972. — 158 с.

Галиев, Шаукат. Тайны мои : стихи : [на татар. яз.] / Ш. Г. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2002. — 270 с.

Галиев, Шаукат. Хитрость Шавали : стихи : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1998. — 256 с.

Галиев, Шаукат. Стихотворения, поэмы : [на татар. яз.] / Ш. Галиев. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1978. — 560 с

 Галиев, Шаукат. Веселое зеркало : стихи: [на татар. яз.] / Ш. Галиев ; худож. Ф. Хасуанова. — Казань : Магариф, 2002. — 19, [4] с. : цв.ил.

Шәүкәт Галиев (1928-2011) Бүген танышабыз балалар өчен дә яза торган шагыйрь белән - Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин). Ул 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын туган авылы колхозында гади колхозчы, бригадир ярдәмчесе һәм учетчик булып эшли. 1945—1949 елларда СССР Хәзерләүләр министрлыгының ул вакыттагы Кайбыч район бүлегендә (райуполминзагта) башта статист, аннары учет мөдире хезмәтендә була. 1949 елның мартында, партиянең район комитеты тәкъдиме белән, Ш. Галиевне «Колхоз бригадасы» исемле район газетасы редакциясенә җаваплы секретарь итеп күчерәләр. Соңга таба ул шул ук газетаның редакторы…

Оценка

Рейтинг пользователей 3.38 ( 22 голосов)
0
Продолжая использовать наш сайт, Вы даете согласие на обработку файлов cookie, пользовательских данных в целях функционирования сайта и проведения статистических исследований и обзоров. Если Вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.
(требование ФЗ №152 ч. (9) "Согласие субъекта персональных данных на обработку его персональных данных")
Даю согласие на обработку данных
Privacy Policy