Балалар өчен дә күп язган шагыйрь — Һади Такташ.
Татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Башта ул үз авылларындагы мәктәптә укый, аннары аны заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган, Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый.
Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле бермә-бер кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул җөмләдән унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Бохара шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга актив катнаша һәм, бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. Болардан «Төркстан сахраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел 21 январь санында басылып та чыга. Бу — һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.
1918 елның көзендә һ. Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта. Ләкин әдәби иҗат белән чиксез кызыксынган, үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылган шагыйрь егет, авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире һәм башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгәннән соң, яңадан урыныннан кузгала: 1919 елның көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Щ. Камал, А. Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен («Караңгы төннәрдә», «Ачлык патша», «Антым», «Айның нурлары арасында» һ. б.) бастыра.
1920 елда иген уңмау сәбәпле Идел-Җаек буйларында яшәү шартлары кыенлашкач, һ. Такташ, дусларының тәкъдиме белән, 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә һәм «Белем йорты» исемле журнал редакциясендә жаваплы секретарь булып эшли башлый. Бер үк вакытта ул Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта.
Ташкент чоры (1921—1922) Такташ иҗат эшчәнлегенең тагы да активлашуы, шагыйрь буларак, иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Ташкентта ул үзенең беренче дәвер әдәби эшчәнлегендә күренекле урын тоткан романтик әсәрләрен — эчтәлеге белән нигездә мифологик легендаларга нигезләнгән һәм мифологик, символик образлар аша кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер төркем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.
1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, һ. Такташ шул елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. 1923 елда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәгә дә менә. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.
Казанга килгәч, Такташ берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923—1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре (1926) журналларында һәм 1926 елның октябреннән 1929 елның мартына кадәр «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 елда ул яңадан «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
Казанда 1922—1923 елларда язылган әсәрләрендә («Бакчачылар», «Мәңгелек әкият», «Урамда», «Гыйсъян», «Янар таулар», «Пасха чаңнары» һ. б.) поэтик фикерләүдәге элекке романтик гыйсъянчылык мотивлары әле дәвам итсә дә, 1923 ел ахырларыннан башлап, һ. Такташ иҗатында һәм язу стилендә тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе көчәйгәннән-көчәя барып, шагыйрьне яңа иҗади ачышларга китерә. В. И. Ленинның вакытсыз үлеме тәэсирендә туып, тирән кичереш һәм фәлсәфи уйланулар рухында язылган «Гасырлар һәм минутлар» (1924) поэмасы, «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм, ниһаять, яшьлеккә, мәхәббәткә, тормышның матурлыгына гимн булып яңгыраган «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927), «Алсу» (1929), «Мокамай» (1929) кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун-шагыйрь булып таныла.
1930—1931 еллар дәвамында һ. Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәре өстендә эшли. Ун хат итеп уйланылган һәм авторның чор турында, аның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемалары, буыннар язмышы турында фәлсәфи фикерләрен гәүдәләндерергә тиешле бу киң колачлы лиро-эпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә. Әмма шул язылган өлешләре белән генә дә, «Киләчәккә хатлар» поэмасы шагыйрь иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзиясендә яңа чорның, социалистик чынбарлыкның лирик эпосын тудыру, дагы иң уңышлы тәҗрибәләрнең берсе булып санала.
һади Такташ — барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул — «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсенә куелалар һәм уңыш казаналар.
Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күп төрле актуаль темаларына багыщ, лап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый. 1980— 1983 еллар арасында Татарстан китап нәшрияты әдипнең барлык жанр әсәрләрен үз эченә алган өч томлык җыелмасын бастырып чыгарды.
һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Әдип бөек революция һәм социализм төзү елларының кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачты, яңа принципларга таянган социалистик реализм әдәбиятының нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш кертте. Аның рухы, аһәңе беләв халыкчан поэзиясе, үзенә бер шигъри мәктәп тәшкил итеп, бик күп шагыйрьләрнең үсүенә, формалашуына зур уңай йогынты ясады һәм хәзер дә үзенең тәэсирен югалтмый саклап килә. Такташ традицияләрен өйрәнү, аның поэтика өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәләрен иҗади үзләштерү бүген дә дәвам итә.
һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды. Аның гәүдәсе Казанның М. Горький исемедәге Үзәк культура паркы территориясенә урнашкан Туганнар каберлегендә җирләнде.
Кулланылган әдәбият:
Һади Такташ : биографиялар [интернет-ресурс] // URL: // http://adiplar.belem.ru/taktash.htm. (Дата обращения: 25.06.2022).
Китапханәдә булган китаплары
- Такташ Х. Сочинения в 3-х т : на тат. яз. Т. 1 : Стихотворения и поэмы / Х. Такташ. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1980. — 528 с.
- Такташ Х. Лесная девушка : стихи, поэмы : на тат. яз. / Х. Такташ. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2000. — 128 с.
- Такташ, Гади. Стихи, поэмы : на тат. яз / Г. Такташ. — Казань : Татгосиздат, 1976. — 382 с.
- Такташ Х. Умница : стихотворение : на тат. яз. / Х. Такташ. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1990. — 12 с.
- Такташ, Хади. Умница : стихотворение : на тат. яз. / Х. Такташ. — Казань : Тат. кн. изд-во, 2011. — 16 с. : ил. — ISBN 978-5-298-02001-5