Абайдуллина Г. Т. Тормыш сабаклары
Инв. 290859
Абайдуллина Галия Тухватулловна. Тормыш сабаклары : [поэмы и стихи на татарском языке] / Галия Абайдуллина. — Тобольск : Полиграфист, 2022. — 215 с.
16+
Краеведение
Бу поэмалар һәм шигырьләр җыентыгын «Тормыш сабаклары» дип атавым очраклы түгел. Мин — сугыш чоры баласымын. Гитлер явыздан, немеө илбасарларыннан азатлык һәм ирек өчен көрәштә авырлыкларны, югалтуларны, ачлы-туклы балачакны, дөнья көтүдә, тормыш коруда күргәннәрне-кичергәннәрне тормыш сабаклары дип атадым. Ул авыр елларда илне күтәрүдә-торгызуда, хәл кадәренчә, тырыштык, булыштык.
Үзгэртеп корудан соң тормыш башкарды… Башка төрле тәрбия алган кеше булсам да, шигырьләремдә тырыш хезмәткә, илеңне һәм җиреңне яратырга, белемгә, дуслыкка-татулыкка, матурлыкка чакырам. Милләттәшләремне үз телләрен югалтмаска, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен саклап калырга үгетлим.
Бүгенге көндә 28 китапның авторы буларак, балаларны, яшьләрне китап укысыннар, үз тарихын өйрәнсеннәр, дөрес яшәсеннәр, ата-аналарын, әби-бабайларын яратсыннар, зурларны һәм олыларны хөрмәт итсеннәр дигән теләктә калам. Бөтен иҗатым да шуңа багышланган.