Сагдатшин Камиль Шамгунович. Суд залыннан
Инв. 292750
Сагдатшин К. Ш. Суд фзалыннан : мәкаләләр : [на татар. яз.] / Камил Сәгъдәтшин. — Казань : Татарское книжное изд-во, 2022. — 382, [1] с.
16+
Тормыш зилзиләләре кайчак кешене бөтереп ала да, күз ачып йомган арада һич уйламаган сукмакларга алып кереп, мәңге чыгып булмый торган сазлыкка илтеп батыра. Мондый хәлләр аеруча әле тормыш тәҗрибәсе булмаганнарга хас. Нәтиҗәдә гомерлек үкенечләр, тимер рәшәткә артында заяга үткән еллар…
Танылган журналист Камил Сәгъдәтшинның республика матбугатында төрле елларда дөнья күргән күпсанлы мәкаләләре турыдан-туры суд залларыннан язылган. Автор фаҗигале хәлләрнең ничек килеп чыгуын тасвирлап кына калмый, ә аларның сәбәпләрен ачыкларга омтыла, булдырмый калу юлларын эзли. Иң мөһиме – мәкаләләрдә урын алган вакыйгалар журналист фантазиясе генә түгел, тормышта булган хәлләр. Мәкалә геройлары – безнең янәшәдә яшәгән конкрет кешеләр.
Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтләнгән хәлләр, кино тасмасындагы кебек, бер-бер артлы күз алдыннан үтә, гыйбрәт алырлык итеп тасвирлана.